Районыбызның кино сөючеләрен бәйрәмнәрдә көтеп калабыз
Мәдәният

Районыбызның кино сөючеләрен бәйрәмнәрдә көтеп калабыз

Районыбызның кино оешмасында апрель ае Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап кино сәнгате айлыгы буларак игълан ителгән иде.

Шуның барышында «Осенью 41-го», «Я учитель», «3 богатыря», «Морской царь» фильмнары район мәктәпләрендә күрсәтелеп, аларны 2152 бала тамаша кылды. - Укучылар бигрәк тә «Осенью 41-го» фильмын якын итте, аны тын да алмый карап, хәтта елап утырдылар. Чөнки анда үзләре кебек үк балалар да уйный, сугыш чорында батырлык күрсәтәләр, - район кино оешмасы җитәкчесе Радик Михайлов. Шулай ук 25 майга кадәр биредә сугыш темасына кагылган иншалар да кабул ителә. 6, 7, 8 май көннәрендә кичке сәгать 8дә, ачык һавада урнашкан кинотеатрда да сугыш темаларына багышланган фильмнар тәкъдим ителәчәк
Фото: im0-tub-ru.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев