Салават Фәтхетдинов яңача яши башлаган
Мәдәният

Салават Фәтхетдинов яңача яши башлаган

Ә без, әйтелгәннәргә өстәп: "Әфарин, Салават абый!" - дибез

Instagramда Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов язылучыларына сәламәт яшәү рәвешенә күчүе турында хәбәр итә. Ә сүзләрне эш белән ныгыту өчен җырчы чаңгыда шугандагы видеосын да куйган.

«Бүгенге көннән - ЗОЖ!» — дип язылган видео астына. Комментарийларда тамашачылар артистка уңышлар теләгән һәм аның сак булуын сораган: «Чаңгы белән сак булыгыз. Бик күп өлкән яшьтәге чаңгычыларның йөрәк өянәге була: кан тамырлары тарая, ә физик йөкләнештән кан басымы арта», » Физкульт сәлам!», «Фанатизмсыз, зинһар", Менә молодец, сәламәт тәндә - сәламәт рух! Кәеф дә күтәрелә, энергия дә барлыкка килә» дип язганнар җырчыгадип яза Кызыл таң.

Ә без, әйтелгәннәргә өстәп: "Әфарин, Салават абый!" - дибез. Ничә яшьтә булсаң да сәламәтлек турында кайгырту кирәк!
 

 

 

Фото: ВКонтакте

Автор: Гөлия Мөгаллимова

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Салават Салават Фәтхетдинов

Нет комментариев