Сәхнәләрдән ут чыгара җирлек үзешчәннәре
Мәдәният

Сәхнәләрдән ут чыгара җирлек үзешчәннәре

Кышның соңгы аен Борнак авыл җирлегенә керүче авыллар – Борнак, Торҗа, Карык-Сөрмәнең җыр-моңга гашыйк халкы сәхнәләрдән ут чыгарып башлап җибәрде.

“Хезмәтем һәм хөрмәтем, Борнагым синең өчен!” – дип исемләнгән матур, эчтәлекле концерт бер сулышта, көчле алкышлар астында узды. “Еладык та, көлдек тә, моңландык та” – диде тамашачы әлеге тамашаны күзәткәннән соң. Концертта катнашкан нәни йолдызчыкларга, “Акчарлак” балалар бакчасына, егет-кызларга бик зур рәхмәт! Авылларыбызда горурланып әйтерлек чын моң ияләре яши! Бик зур рәхмәт барчагызга да, – дип хәбәр итә “БОРНАК ИЛЕ” төркеме.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


концерт

Нет комментариев