Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

«Шушма моңнары»нда – кабатланмас искиткеч чыгышлар

Талантларга рәхмәт, алар бүгенге көннең якты йолдызлары!

Пәнҗешәмбе көнне «Балтач сөт-май» комбинаты Шушма яр буе паркында концерт куйды. Аңарчы район мәгариф идарәсенең концерты булды, «Шушма моңнары» проектын алар ачып җибәрде. Тамашачы күңеле сизгер, ул һәр яңалыкны тотып ала, йөрәге аша үткәрә, хитны да үзе тудыра.

Алдагы концертта мәгариф ветераны Рафис әфәнденең җыры тамашачы күңелен яулап, статусларда хитка әверелде. Ә комбинат концертында хор белән башкарган йомгаклау җыры йөрәк түрләренә үтеп керде, күп кенә тамашачы видеолардан өзекне үземә дә җибәрде.

Җырны мәдәният хезмәткәре Айсылу Әсәдуллина әзерләгән (танылган алып баручы, җырчы дисәгез дә, минем өчен барыбер дә беренче чиратта танылган гөсләче ул язмам герое Айсылу), җырның тулаем диярлек өлешен аңардан алдым. Нишләтәсең, чоры шундый бит, Рафис әфәнде, «Сез бит кемнеңдер, газиз баласы, яраткан яры, газиз атасы, исән калыгыз, исән кайтыгыз», дип җырласа, маслозавод егетләре-кызлары «Без бит хуҗа бу тормышка, яшик әле бирешмичә, атлыйк алга, көч-дәрт барда», дип җырлап үзәкләрне өзде дисәк тә була. Их, экран да куелса, шул экранда ерак юлга йөрүче куәтле машина хуҗаларын да руль артында күрсәк, тагын да шәп килеп чыгасы булган. Хәер, болай да әйбәт, болай кемдер тормыш турында уйланса, кайберәүләр махсус хәрби операцияне күзаллады, кемнәрдер, әлбәттә инде, ерак юлга йөрүче шоферларны күздә тотты.

Тамашачы статусларында хит булырлык җырлар янәшәсендә биюләр, шигырьләр, театраль өзекләр дә булыр әле. Афәрин, районыбызның хезмәт коллективларына, нинди яхшы концерт номерлары белән сөендерәләр, килергә, карарга кирәк, күпме көч, вакыт сарыф ителә бит ул бер концерт куяр өчен.

Барлык талантларга да рәхмәт, алар бүгенге көннең якты йолдызлары!

«Шушма моңнары»ннан фото-видеорепортажлар безнең «Балтаси - информ» челтәрләрендә куелып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шушма моннары