“Абыебызның пешергән пылавы телеңне йотарлык иде”, ди укучылар (+фото)
Мәгариф

“Абыебызның пешергән пылавы телеңне йотарлык иде”, ди укучылар (+фото)

Куныр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Рамил Нәҗипов белән велосипедта походка чыктылар.

“Авылның Сабантуй була торган җирендә велосипед ярышы, волейбол уены уздырдык. Походта велосипед белән йөрү үзе бер рәхәтлек. Чишмә яннарын карап, сулар алып тәмле чәйләр эчтек. Абыебызның пешергән пылавы телеңне йотарлык иде.

Без походта рәхәтләнеп ял итеп, киләчәккә планнар кордык”, дип хәбәр итә укучылар.


 

Фото: Рамил Нәҗипов

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


балаларны яклау көне поход

Нет комментариев