Балалар бакчасы балалары спектакль куйды.
Мәгариф

Балалар бакчасы балалары спектакль куйды.

Чит телдә әкият уйнау балаларның үзләренә дә бик ошады, әти-әниләрнең дә күңелләре булды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең инглиз теле түгәрәгенә йөрүче  балалар бакчасы балалары спектакль куйды. Җитәкчеләре Эльвира  ханым "Теремкәй" әкиятен әти-әниләргә дә күрсәтергә булды. Балалар инглиз телендә бик иркен сөйләшеп, үзләренә тапшырылган рольләрне тиешенчә башкарып чыктылар. Чит телдә әкият уйнау балаларның үзләренә дә бик ошады, әти-әниләрнең дә күңелләре булды. Әлеге түгәрәккә балалар бик теләп йөри, шуңа күрә түгәрәкнең дәвамлы булуын телибез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


спектакль

Нет комментариев