Балтач балалары самолетта оча?
Мәгариф

Балтач балалары самолетта оча?

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Авиомоделирование" түгәрәгенә йөрүче балалар шушы көннәрдә аэродромга экскурсиягә бардылар.

Самолет макетлары ясау серләренә төшенүче балалар очкычларны исләре китеп күзәткән. Кайберләре хәтта штурвал артына да утырып караган.

Әлеге кабатланмас һәм мавыктыргыч экскурсия өчен әти-әниләр мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Альбина Әхмәтҗанова һәм түгәрәк җитәкчесе Илһам Шәриповка бик рәхмәтле.
Илһам Шәрипов фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев