Бөтен кеше дә татар телен укый. Бездә чын татар мәктәбе. Ләкин бөтен фәннән имтиханны, БДИларны балалар русча тапшыра. Шуңа күрә дәрес татарча барса да, терминнарны русча аңлатабыз.
“Билгеләнү өлкәсе – область определения була. Кыйммәтләр күплеге – область значения була”, – дип аңлатам. Шулай эшләмичә, баланы кая да булса әзерләп булмый бит...
– Бай булу өчен нишләргә? – дип сорау бирдек Алмаз исемле бер малайга. Никтер көлешеп куйдылар. Баксаң, кыек атып туры тидергәнбез – фермерлар гаиләсендә үскән егет булып чыкты ул.
– Тырыш булырга, иртәдән кичкә кадәр эшләргә кирәк, – диде Алмаз.
– Үзең кем булырга уйлыйсың?
– Кеше булып калырга... – дип тыйнак кына елмаеп куйды егетебез.
Фото: akcharlak.com
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев