Бөрбашлылар рәхмәт Сезгә, тәрбиячем, дия
Мәгариф

Бөрбашлылар рәхмәт Сезгә, тәрбиячем, дия

Бүген барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Шул форсаттан файдаланып, без, Бөрбаш балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре барлык хезмәткәрләрне ихластан котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телибез. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Күңелегез һәрвакыт тыныч, тормышыгыз, хезмәтегез уңышлы булсын. Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев