Бәхетле киләчәк сезгә, балалар
Бүген районыбыз мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлый. Бик зур тырышлыклар белән бу уку елын да тәмамлый алдык.
Бәхетле киләчәк сезгә, балалар. Укытучыларга зур рәхмәт. Әти-әниләр дә тырышты.
Илләргә тынычлык иңсен дә, яңа уку елына төкле адымнар белән барып җитәргә язсын. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үтә дә дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Тормыш дилбегәсен нык тотыгыз, кызлар- егетләр, бәхетләрегезне кулдан ычкындырмагыз, туры юлдан гына атлагыз. Киләчәк сезнең кулда, шуны онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев