Быел соңгы кыңгырау бәйрәме булачакмы?
Мәгариф

Быел соңгы кыңгырау бәйрәме булачакмы?

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү форматы турында карарны һәр төбәк үзе кабул итәчәк.

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү форматын билгеләү буенча соңгы карарны федерация субъектлары хакимиятләре кабул итәчәк. «Татар-информ»да хәбәр ителгәнчә, бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде.

«Күпләрне уку елы ахырында соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең ничек оештырылачагы борчый. Эпидемиологик хәл бу бәйрәмнәрне традицион форматта үткәрергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Әмма, һичшиксез, соңгы карарны һәр төбәктә аерым кабул итәчәк», — диде мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Чыганак: Интертат

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мәктәп соңгы кыңгырау мәктәп укучылары

Нет комментариев