"Хуш җәй", - дияргә дә өлгермәдек, инде уку елының бер ае үтеп бара (+фото)
Мәгариф

"Хуш җәй", - дияргә дә өлгермәдек, инде уку елының бер ае үтеп бара (+фото)

Табигатебездә алтын көз,тирә-ягыбызда күз явын алырлык матурлык. Җылы, матур җәебез үтеп китте, көзгә аяк бастык, табигатебез яшел төсен сарыга аннары акка алмаштырып йокыга талыр. Ә безнең төбәгебездәге иң гүзәл, матур бинабызның берсендә - 5нче балалар бакчасында озак яллардан соң әле тормыш башланды гына.

Нәниләребез җиң сызганып яңа уку елына аяк басты. Һәрбер эш бу тормышта бер тәртипкә салынган. Тәртип булган җирдә генә мул табышлар, файдалы эшләр, алга китеш, үсеш була. Бездә шул тәрип буенча әти-әниләрне беренче җыелышка җыйдык һәм төркем тормышы, көндәлек режим, шөгыльләр челтәре белән таныштырдык, фикерләр алыштык, тәкъдимнәр ясадык, туган сорауларга җавап бирдек.
Алдагы бакча тормышыбызда да шушындый җылы мөнәсәбәтләр әти-әниләр белән суынмасын иде, балаларыбызның кайгы хәсрәтен күрмичә, тыныч тормышларда яшәп , балаларыбызның белемен ныгытып, үстереп, яңа омтылышлыр белән яшәргә язсын иде! Хәерле уку еллары сиңа, сөекле "Сөнеч"ле бакчабыз!!!

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе
Гөлназ Шакирова.
Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев