Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар
Мәгариф

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар 2013 елның 29 июнендә расланган карарга төзәтмәләр кертелде.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер салкын вакытта укучылар дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Моннан тыш, укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.

Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мәктәп формасы

Нет комментариев