Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Безнең кебекләрне сөендергәннәре өчен бөек Аллаһ үзләрен зурласын!

Бу яхшы күңелле кешеләргә изге айда савабы 700 тапкыр арттырылып языла дигән китапта, гаиләләре тыныч, имин, үзләре сәламәт булсын.

Хөрмәтле редакция, безнең гаилә җитәкчеләребезнең олы ярдәмен тоеп яши. Менә изге Рамазан аенда да безне куандыручылар табылды. Сер түгел, ураза тотып, мәчеткә йөреп тә күршесендәге 90 яшьлек әбиләрнең хәлен белмәгән кешеләр бар. Без боларны да күреп торабыз, әмма читтәге кешеләр ярдәмчел икән әле.

Безгә автомат кер юу машинасы бүләк иттеләр, сүз дә юк, машинабыз тузган иде инде. Әлеге эшне оештырган социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллинага, күмәк хуҗалык җитәкчесе Рафис Фарадис улы Солтановка рәхмәт. Исемен әйтергә кушмаган эшмәкәргә Аллаһның мең рәхмәте булсын. Сәдака яшерен булырга тиеш дип беләм. Бу яхшы күңелле кешеләргә изге айда савабы 700 тапкыр арттырылып языла дигән китапта, гаиләләре тыныч, имин, үзләре сәламәт булсын. Безнең кебекләрне сөендергәннәре өчен бөек Аллаһ үзләрен зурласын.

Олы рәхмәт хисләре белән Бөрбаш авылыннан Илдар Газизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев