Урыннары оҗмахта булсын бабайларның
Мәрхәмәтлелек

Урыннары оҗмахта булсын бабайларның

Бер ата-ананың Ибраһим бабай белән Әдия әбинең 5 улы, 1 оныгы Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшеп безгә бәхетле тормыш бүләк иттеләр

Шуларның икесе Камал абый белән Равил абый сугыш кырында ятып калганнар. Калганнары Әхмәтсафа Суслонгер лагерьларын кичеп исән-сау кайта, Галимулла абый корабльләре баткач, Балтыйк диңгезен бозлы суда кичеп чыгып, күп орден-медальләр белән бүләкләнеп, Сафиулла абый яраланып кайтканнан соң, кабат җибәрәләр, Хәбибулла абый фин сугышында Советлар Союзы Герое исеме алып, күп орден-медальләр белән бүләкләнеп исән-сау кайтты. Һәрберсе сугыштан соң, илне төзекләндерү өчен күп хезмәт куйдылар. Урыннары оҗмахта булсын бабайларның.

Илзия Нәҗипова,
Куныр авылы китапханәчесе.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев