Мельничная авылында «Волонтер» оешмасы активистлары һәм Чепья мәктәбе укучылары белән берлектә "Чын күңелдән" акциясе узды. Аның максаты ялгыз яшәүче әбиләрне һәм лаеклы ялдагы укытучыларның хәлләрен белеп, хөрмәтләү иде.
Өлкәннәр изге күңелле кызларны бик җылы каршы алдылар, аларның бүләкләренә чын күңелдән сөенделәр. Яхшылыклары һәм изгелекләре өчен чын күңелдән теләкләр җиткерделәр. Әлеге сүзләрдән кызлар да хисләрсез кала алмады, күзләрендә яшь иде. Һәм нәкъ тә менә шул минутта алар үзләренең нинди мөһим эш башкаруларын аңладылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев