Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Яңа елга – яңа җиһаз белән!

“Мебельный Дом София” сәүдә челтәрләренә яңа җиһазлар кайтты

Яңа елга кергәндә күңел ниндидер яңалык, могҗиза көтә. Нәрсәне дә булса үзгәртәсе, яңача яшисе килә башлый. Бу нисбәттән шәхси эшмәкәр Суфия Газизова, бәйрәм алды уңаеннан, һәрбер райондашыбызның өметләрен акларга әзерләнеп, “Мебельный дом София” кибетләр челтәренә бик күп төрле җиһазлар кайтартты.

Балтач үзәгендә урнашкан, каладагы сәүдә үзәкләренә тиң мәһабәт зур “Мебельный Дом София” кибетенең ишеген ачып керүгә күз явын алырлык, уңайлы, төрледән-төрле җиһазлар, күңелләргә хуш килерлек бәяләре белән, сәүдә залына тезеп куелган. Җиһазлар күргәзмәсеннән җаның кайсын тели, шунысын сайлап ал. Каталогтан эзләп утырасы да юк, һәрвакыт складларда товар запасы җитәрлек. Соңгы кайткан җиһазлар да  ышанычлы җитештерүчеләр –  Ульяновск, Пенза, Волжск һәм башка брендлы фабрикаларыныкы. Зал һәм йокы бүлмәләре гарнитураларына 10 декабрьдән башлап 5 процентка кадәр ташлама ясала. Алам дигәннәргә кредитка да бирелә (берничә банк белән эшлиләр), кичектереп түләү (рассрочка), исәп-хисапны электрон вариантта башкару мөмкинлеге дә бар. Процентлар, әлбәттә инде, түбән.

Телисең икән, беренче каттан йомшак диван, кәнәфи, икенче каттан өстәл-урындыклар, караватлар сатып алырга мөмкин. Шкаф-купе, мендәр, диван япкычлары, урын-җир әйберләре, матрацлар, компьютер өстәлләре – югары зәвык, сыйфат, уңайлылык, кесәгә сукмаслык бәяләр  – барысы да кулланучының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә! Иң мөһиме, шәхси үлчәмнәре, төсләре белән заказлар да кабул итәләр.

Бүгенге көндә заказ бирүчеләрнең, сатып алучыларның күплеген күздә тотсак, “Мебельный Дом София” кулай да, абруйлы да дияргә була. Заказлар кабул иткәндә сыйфат та, файдалану вакытлары да гарантияләнә. Кулланучы теләгәнчә үлчәмнәр алу һәм җыеп бирү квалификацияле белгечләр тарафыннан бушлай башкарыла, китереп бирүләрнең прейскурантлары арзан, күпләп сатып алучыларга 5 процентка кадәр ташлама каралган. Биредә беркайчан да акцияләр бетми. Кулланучыны җәлеп итү һәм дә ышанычлы, сыйфатлы, заманча матур җиһазлар белән тәэмит итү – “Мебельный Дом София” сәүдә үзәгенең төп максаты.

Сатып алучыны кызыксындырган акцияләр даими булып тора, бәйрәм алды бүләкләре дә көтелә, сатылачак тауарның янында Яңа ел сюрпризы да  булачак. Арча районының Яңа Кенәр авылында да кибет ачканнар. “Мебельный Дом София” кибетләр челтәренең тауарларын Казаннан кадәр кайтып алучылар да күп, фатир алган һәркем бүлмәләрен киендерергә бирегә килә. Бик тиз кирәк дигәннәргә заказлар тизрәк эшләнә, һәркемнең үз зәвыгына туры килгән үтә дә затлы чималдан булган (сәүдәгәрләр телендә “капризлы материаллар” дип йөртелә торганнары) җиһазлар гына озаграк әзерләнергә мөмкин.

“Мебельный Дом София”   җиһазлар кибете барлык райондашларны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итә, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомерләр тели һәм Яңа ел алды акцияләрен башлый. Акциядән, ташламадан коры калмыйк дисәгез, бүген үк “Мебельный Дом София” сәүдә үзәгенә килергә ашыгыгыз. Сатып алган тауарларыгызның бәрәкәтен, игелеген күреп яшәргә язсын!

Сәүдә үзәгенең Кече Лызи авылында да филиалы эшли. Кибетләр һәркөнне, төшке ялсыз, бәйрәмсез, ял көннәрендә 7.30-18.00 кадәр хезмәт күрсәтә. “Мебельный Дом София” нең адреслары: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 10/1, телефоннар: 2-64-96, 89083310752, махсус сайт: www.mebelsofia.ru Кече Лызи авылындагы тел. номеры: 2-71-58, Яңа Кенәрдә: 89173966470.

 

 

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: София