Баланның файдасы зур
Балан тынычландыру үзлегенә ия.
Баланда С витамины лимоннан 1,5 тапкыр күбрәк. Анда аскорбин кислотасын үзләштерергә ярдәм итүче Р витамины да бар. Шуңа салкын тигәндә баланның файдасы зур. Грипп эпидемиясе, салкын тидерү куркынычы булганда балан белән дәваланырга була.
Балан — табигый антисептик. Тамак авыртканда балан согы яки төнәтмәсе белән чайкарга мөмкин.
К витаминына бай булу сәбәпле, йөрәк һәм кан тамырларын чистарта, кан басымын төшерә. Гипертониядән интегүчеләр балан белән дуслашсын.
Игътибар итсәгез, баланның орлыклары да йөрәк формасында, табигать үзе аның сихәтен сиздерә.
- Балан тынычландыру үзлегенә ия. Йокларга ятар алдыннан 1 стакан балан морсы эчсәгез, уянмыйча йокларсыз.
- Баланда А витамины күп, ул күз күремен яхшырта. Әмма бета-каротин үзләштерелсен өчен май кирәк. Балан артыннан бер кашык каймак кабып куярга онытмагыз.
- Балан эч китүне дә туктата. Агулану, энтерит, колиттан ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев