Diamond Princess лайнерындагы россиялеләргә Казанда тиешле ярдәм күрсәтеләчәк
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр, дип белдерде.
Төнлә Татарстан Президенты круиз лайнерындагы россиялеләр дәвалана торган хастаханәгә килде һәм хастаханәгә китерелгән дүрт кеше һәм бер баланың безнең республиканыкы булуын әйтте.
Татарстанның йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, Казанның бу гражданнарын биредә кабул итәчәкләр һәм табиблар тафыннан тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев