Коронавирусның авыр мутациясе барлыкка килергә мөмкин
Сәламәтлек

Коронавирусның авыр мутациясе барлыкка килергә мөмкин

«Дельтакрон» үзеннән-үзе куркыныч тудырмый», - дигән галим.

Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» («дельтакрон») штаммнары күрсәткәнчә, COVID-19 вирусының үзгәрүчәнлеге зур һәм мутацияләр белән генә чикләнми. Бу хакта Николай Гамалеи исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург сөйләгән.

«Бу алга таба вирусның авыр мутациясе барлыкка килергә мөмкин булуы турында сөйли», - дип яза ТАССка сылтама белән «Российская газета» интернет-порталы. Шул ук вакытта «дельтакрон» үзеннән-үзе куркыныч тудырмый һәм эпидемиологик потенциалга ия булмаска мөмкин, дип билгеләгән галим.

Гинцбург Россия халкына яңа эпидемия сезоны алдыннан яңадан вакцина ясатырга киңәш иткән.

Чыганак

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев