Ни өчен аяк-кулларны көзән җыера?
Сәламәтлек

Ни өчен аяк-кулларны көзән җыера?

Ни өчен аяк-кулларны көзән җыера?

Аяк-кулларны көзән җыеру күпләргә таныш. Аеруча төнлә бу күпләрне борчый.

Аяк-кулларның оюы бик җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Әмма бу һәрвакыт алай түгел.

Кайбер чакта көннең башкача үтүе дә моңа сәбәпче булырга мөмкин:

  • Көндез озак итеп җәяү йөрү, яисә физик күнегүләр белән шөгыльләнү.
  • Һөнәр үзенчәлеге. Мәсәлән, сатучылар, укытучылар көне буе аякта басып торырга мөмкин.
  • Эссе көнне кинәт кенә салкын суга керү.
  • Организмда тимер җитмәү.
  • «Аю табанлы» булучылар еш кына көзән җыерудан интегә.
  • Организмга су җитешмәве.
  • Атеросклероз, тромбофлебит, варикоз һәм башка кан тамырлары, буын авырулары булганда да аяк-кулларны еш көзән җыера.
  • Ниндидер тирән хисләр кичергәндә дә мондый хәл еш күзәтелә.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев