Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 182 кеше үлгән.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1937, 1942 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм хатын-кыз инфекция корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән пандемия башланганнан бирле 182 кеше үлгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев