Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 125кә җиткән
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 125кә җиткән

41 кеше хастаханәләрдә дәвалана, калган 84-е өйләрендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 125 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да авыручылар белән элемтәдә булу юлы белән йоктырылган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 41 кешене хастаханәгә салганнар, 84 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 40 очрагы Казанда расланган. Лениногорскида — 13, Чистайда — 15, Нурлатта 21 кеше ковид белән авырган. Чаллы, Алексеевск, Әлмәттә — алтышар очрак. Яңа Чишмәдә — 5, Тукай районында — 4, Баулы районында 2 очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Спас, Тәтеш, Ютазы районнарында — берәр очрак.

20 октябрьгә Татарстанда коронавирусның 28 мең 973 очрагы билгеле. 24 мең 317 кеше тернәкләнгән. Барлыгы 1 млн 308 мең 766 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 993 мең 600 икенче прививкасын ясаткан. 

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев