Яңгулда 95 яшьлек Бәгъдәгөл Әгъзамова  сайлау участогына үзе килде (+фото)
Сайлаулар

Яңгулда 95 яшьлек Бәгъдәгөл Әгъзамова  сайлау участогына үзе килде (+фото)

95 яшьлек Бәгъдәгөл апаның кызлар кебек йөгереп сайлауга үзе килүе чын мәгънәсендә соклану хисләре уятты.

Бәгьдәгөл апа сайлаулар саен участокка үзе килә. Аның кызлар кебек йөгереп сайлауга үзе килүе чын мәгънәсендә соклану хисләре уята. Үткәннәр хакында бөртекләп, җентекләп сөйләгәненә, хәтеренең шулкадәр яхшы булуына да сокланасың.

­- Дөньялар имин булсын, җитәкчеләребезгә миһербанлык, үзебезгә, балаларыбызга саулык-сәламәтлек, мул тормыш телим, - дип изге теләкләрен тели-тели үз тавышын бирде ул быелгы сайлауларда да.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Афэрин,Бэгдэгол апа.Маска,перчаткалар бирэсезме сон?Бездэге кебек ,остэл астында торамы,Янгул участогы