Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” хоккей командасы өчен сезон тәмамланды

Плей-офф этабының “Ак Барс” – “Авангард”сериясе исәбе – 0:4.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Омск шәһәренең “Авангард” командасына дүртенче тапкыр җиңелде. Уен исәбе – 2:3, плей-офф этабының беренче сериясе исәбе – 0:4. Шулай итеп, “Ак Барс”өчен быелгы сезон тәмамланды.

Узган сезонның чемпионы, Казанның “Ак Барс” хоккей командасы, быелгы плей-офф этабыннан беренче төшеп калган команда булды.

Беренче период. Алтынчы минутта “Авангард” уенчысы Сергей Шумаков алка кертте (0:1). Җиденче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Антон Ландер күпчелектә, җавап итеп, “Авангард” капкасына алка кертте, гол видеокабатлаудан соң гына исәпләнде (1:1).

Икенче период. Бишенче минутта Сергей Шумаков әлеге уенда “Ак Барс” капкасына икенче алкасын кертте (1:2). Унберенче минутта, күпчелектә өчкә-биш форматында уйнаганда, Сергей Шумаков, гол кертеп, хет-трик ясады (1:3).

Өченче период. Өченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Глухов, гол кертеп, командасының артка калышуын киметте (2:3). Период уртасында “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведоның йөзенә алка эләкте, җәрәхәт алу сәбәпле, ул уен ахырына хәтле бозга чыкмады.

Соңгы минутларда “Ак Барс” хоккейчылары алка кертүгә бик якын иделәр, ләкин озак вакыт азчылыкта уйнау бу уңышка ирешергә мөмкинчелек бирмәде.

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей