Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алмаз, Айзатлар икенче ...

“Сабантуй” журналы призларына яшьләр арасында Татарстан беренчелегенә көрәш ярышлары булып узды

Үткән атнада Алабуга шәһәре дә гөрләп алды. Биредә “Сабантуй” журналы призларына яшьләр арасында Татарстан беренчелегенә көрәш ярышлары булып узды. Тарихта беренче мәртәбә берьюлы 2002-03,2004-05 елларда туган яшьләр арасында узган бу ярышларга моңарчы күрелмәгән күләмдә көрәшчеләр җыйналган иде - 70 командадан 498 көрәшче. Аллага шөкер, безнең 2002-03 елгы егетләребез янә үзләрен күрсәтә алдылар, команда нәтиҗәсе буенча икенче булдылар. Ә менә 2004-05 елгылар исә, җиденче урын яулап, барыбер “алтын” унлыкка керә алдылар. Шәһси беренчелектәге уңышларга килсәк, Балтачтан Айзат Гәрәев һәм Арбордан Алмаз Галләмовлар үз үлчәү авырлыкларында икенче урыннарны яулап, тарихка керделәр. Аларга 6 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр, диплом, дәрәҗәле медальләр тапшырылды. Афәрин, егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш