Әлфия Зиатдинова уңышка юл тарихы белән уртаклашты
«Хыял» яшьләр үзәге 2 нче Балтач балалар бакчасында очрашу оештырды.
Балалар районыбызның күренекле шәхесе — армрестлинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, Балтач районының Мактаулы гражданы һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Әлфия Рәшит кызы Зиатдинова очрашты.
Балалар Әлфия апаларын тын да алмыйча тыңладылар. Әлфия Рәшит кызы уңышка юл тарихы белән уртаклашты: ихтыяр көче, дисциплина һәм үҗәтлек турында сөйләде, балачактан ук сәламәтлегеңне кайгыртуның ни өчен мөһим булуын аңлатты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев