Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айдар Хәйретдинов: «Без мескен халык түгел!»

Әле үзебез дә алга таба Хәйретдиновлар призларына дип, көрәш бәйгесе оештырырга ниятләп торабыз. Республика күләмендә дә шундый ярышларга алынырлык кешеләр булсын иде ул.

Уйлап-уйлап торам да, беренче «Манзара» премиясе ярышларын караганнан Айдар Хәйретдинов нәкъ менә шунда килеп бил алышыр өчен Балтач Сабан туенда баш батыр калмадымы икән? Үзе белән сөйләшеп алыйк әле.

— Үгезне мөгезеннән эләктерергә тырышкан кебек, башта ук «Манзара» премиясе турында сорыйм әле. Ниләр уйлыйсың әлеге бәйге турында?

— Әлбәттә, бик кирәкле чара һәм бик кирәкле турнир. Ни өченме? Көрәшне халыкка төрлечә тәкъдим итәргә кирәк. Бу турнир, беренче чиратта, батырларны барлау һәм данлау белән үзенчәлекле. Ә безнең батырларыбыз бик күп, без мескен халык түгел, Аллага шөкер! Халык та карасын, халык та күрсен үзләрен! Бүгенге көндә инде коммерческий турнирлар да кирәктер инде. Профессиональ көрәшчеләребезнең саны да арта бара бит. Элек кенә бит ул күпчелек өчен Сабантуйдан Сабантуйга кадәр генә иде ул ярышлар. Трактордан төшеп, «ярышларга барып кайтыйм әле» диючеләр дә калмагандыр инде. Батырларыбыз көрәш залларында даими шөгыльләнеп, осталыкларын, сәләтләрен ачарга тырыша.

— Рәсми ярышлардан нәрсә белән аерылыр икән ул?

— Беренчедән, катнашучылар саны белән. Чөнки биредә иң-иңнәр генә бил алышачак. Тамашачылар да күп булыр дип ышанам. Аннан килеп, борынгыдан килгән кагыйдәләр, традицияләр дә саклансын иде дип телим. Кызыклы көрәш, матур алымнар көтәм мин. Чит төбәкләрдән дә көрәшчеләрне чакырулары күңелгә хуш килде. Мин аны — батырларыбызның башка көрәш төрләреннән килгән, башка стиль белән көрәшүче егетләр белән бил алышуларын күптән көтәм инде. Менә дигән тәҗрибә алмашу, осталыкны арттыру өчен мөмкинлекләр дигән сүз бу.

— Сез бит үзегез дә заманында төрле төбәкләргә, илләргә шактый йөри идегез. Үзбәкстанга барып үзбәкләрне шаккаттыруың, тузанга батып көрәшүең хакында инде легендалар да йөри…

— Ул вакыттагы читкә чыгулар бүгенге көндә рәсми ярышлар, көрәш, билбаулы көрәш буенча шул ук дөнья чемпионатлары белән алмашынды. Ләкин йөрүләр кимергә тиеш түгел. Әйтәм ич, күбрәк йөргән саен күбрәк шомарасың, тәҗрибә туплыйсың.

Әйе, Үзбәкстанга барып кайтуны үзем дә бик яхшы хәтерлим. Беренче булып күңелгә әти-әниемнең, абыйның көрәшкә җибәрүләре булды, чөнки нәкъ шул вакытта миңа өй сала идек без. Аннан килеп, үзбәкләрдә көрәшчеләргә хөрмәт белән караулары, җылы мөнәсәбәте истә калды. Безне дә анда күтәреп кенә йөртмәделәр инде менә. Көрәшкә бөтен тамашачылар белән бергә дога кылып кереп китәләр. Рәсми ярышлар беткәннән соң безне Андижанга алып киттеләр. Ачык һавада, цирк шикелле эшләнелгән казанда кем тели, шул көрәшә, хөкемдарның кемне көрәштерәсе килә, шуны көрәштерә. Көрәшеп чыкканнан соң син ләгән тотып, рәт буенча тамашачылардан акча җыеп йөрисең. Әгәр дә синең көрәш күңелләренә хуш килгән икән, сиңа акча салалар. Мин читенсендем, әлбәттә, шунда бер үзбәк кулымнан тотып, тамашачылар арасында йөртте.

Иң ахырдан үзбәкнең бер батыры белән көрәшергә туры килде. Әйбәт кенә көрәштек, берничә алым ясадым, ул да. Кыскасы, без көрәшеп бетергәнче, чирәм тузанга әйләнде. Алып-талып көрәшкәндә шулай бер алым ясадым, ләкин аны санамадылар һәм ул мине тузанга китереп салды. Хөкемдарлар яклады дип әйтмим, әмма ул җиңде. Шунда аңа тәкә аттылар, шул очып барган тәкәне җилкәсенә салды да, бер круг ясап, кайтып та китте ул. Шуның белән көрәш тә бетте, халык таралды. Баксаң, баерак кешеләр үзләренә ниндидер шатлык-куаныч килгәндә, шундый матур көрәш ярышлары уздыра икән. Менә бездә дә шундыйлар булсын иде дә бит… Бар бит, байларыбыз да бар, мин — татар диючеләр дә күп, ләкин кесәләреннән әллә ни чыгарырга атлыгып тормыйлар шул. Шөкер, районнарда андыйлар бар, үзебезнең Балтачта да бар алар. Әле үзебез дә алга таба Хәйретдиновлар призларына дип, көрәш бәйгесе оештырырга ниятләп торабыз. Республика күләмендә дә шундый ярышларга алынырлык кешеләр булсын иде ул. Бу нисбәттән, «Манзара» премиясен мин нәкъ менә шундый турнирларның берсе дип карыйм.

— Син Балтач Сабан туенда баш батыр булып та калдың бит әле. Ә «Манзара»да баш батырлар көрәшә…

— Нәрсә дип әйтергә дә белмим инде. Минем яшем «Манзара»га ук чыгып тартышырлык түгел дип саныйм да инде… Ләкин карарбыз. Күңелдә өмет чаткысы бар әле, килеп, бүгенге көн батырлары белән бил алышасы килә алай да.

 

Радик Сабиров

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш