Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айнурны хоккей уйнап искә алдылар

Узган ялларда Түбән Кенә авылында яшьләй арабыздан киткән Айнур Зарипов истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде.

Икенче елын үткәрелүче әлеге чарага Айнурның дуслары зур тырышлык белән әзерләнде. Илнур Ибраһимов махсус күчмә Кубок та эшләтеп алган, ә инде уен барышында иң яхшы уен күрсәтүчеләргә грамоталар тапшырылды. Өч команда катнашындагы бу уеннар бозларны гына кыздырып калмады, җанатарларны да үзенә җыйды. Берничә сәгатькә сузылган бәйгедән соң Яшьләр командасы җиңүче булып танылды, икенче урынга Ветераннар лаек булды, әУрта яшьтәгеләр өченче урында калды. Уеннар тәмамланганнан соң хоккейчылар һәм әлеге чараны уздыруда актив булучылар мәктәп ашханәсендә кайнар коймак белән тәмләп чәй эчтеләр.

Әлеге хоккей ярышлары Айнурның рухына дога булып барып ирешсә иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей