Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач хоккейчылары Камчатка командасын 14-1 белән отты

Башкортстан республикасының Салават шәһәрендә “Алтын алка” ярышлары бара. Районыбызның хоккей буенча җыелма командасы да баш тренер Рөстәм Хөсәенов белән шунда чыгыш ясый

Шушы көннәрдә Башкортстан республикасының Салават шәһәрендә “Алтын алка” ярышлары бара. Районыбызның хоккей буенча җыелма командасы да баш тренер Рөстәм Хөсәенов белән шунда чыгыш ясый. Егетләребез өчен җиңүләр белән җиңелүләр чиратлап килсә дә, бүген Камчатка өлкәсе командасына каршы үткәргән уеннарын 14-1 исәбе белән җиңеп, өстен чыктылар. Егетләребезнең көндәлек уеннарын турыдан-туры эфирда да, соңрак та Ютубтан карап була. Хоккейчыларыбызга чын күңелдән уңышлар телибез һәм исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

 

 

 

Видео: youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей