Хезмәт

Балтач мәктәбенең хоккей йолдызлары очрашты (+фото)

«Куркак хоккей уйнамый», дип җырлый атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай!

Балтач урта мәктәбе укучылары һәм аларның  әтиләре арасында "Йолдызлар матчы" үтте. Ярышлар бик кызу барды. Хоккей сөючеләрнең ярышка әзерлекләре күзгә ташланып тора. Тимераяклар үткенләнгән, кәшәкәләр изоляция тасмалары белән бәйләнгән. Гомумән, биредә ике команда да лаеклы уен күрсәтте. Мин исә шайбалы хоккейны үстерүгә, яшь буынны сәламәт тәрбияләүгә, спортта чыныктыруга зур әһәмият бирелүенә шаһит булып, уеннарның яхшы дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калдым.

Реклама

Тәнзилә Габдрахманова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: