Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач студентлары ... үзләрен күрсәтә

Бу атнада Казанда югары уку йортлары студентлары арасында көрәш ярышлары булып узды.

Һәм шунысы куанычлы, безнең район егетләре бу өлкәдә дә барысын шаккатырырга өлгерде. Идел буе спорт академиясендә белем алучы егетлеребезгә бу юлы да тиңнәр булмады диясе килә. Соңгы вакытларда районыбыз Сабантуйларында көрәшеп, ярышларда районыбыз командасы өчен бил алышучы Казан егете Шамил Чевик /әнисе Балтачныкы/ 60 килограммда чемпион булып танылса, Арбор егете Ислам Галимов шушы үлчәүдә өченче, 65 килограммда Борнактан Илдан Әхмәтанов, 100 килограммда Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин - икенче, Чепьядан Илназ Минмуллин /65 кг /, авыл хуҗалыгы академиясеннән Айрат Хәйруллин /85 кг / өченче булып танылдылар.

Афәрин, егетләр! Тагын Балтачыбызны бер баскычка югары күтәрдегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш