Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Балтачагрохимсервис” җәмгыяте призына узучы шахмат турнирының быелгы җиңүчеләре (фото)

Елның елында  зур туземсезлек белән көтеп алына торган ярышка әйләнде бу “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте призына узучы шахмат турниры. Һәм дә ел саен колачлана да бара.

Быелгы ярышларга да күрше район уенчыларыннан тыш, Мари-Эль Республикасыннан, Киров өлкәсеннән дә шахматчылар килгән иде. Барысы 74 уенчы булып, ярышлар алдыннан,  аудиторияне  дә зурайтырга туры килде. Гадәттәгечә, гимназия коллективының яшь үзешчәннәре үз чыгышлары белән уенчыларга рухи дәрт өстәсәләр, җәмгыть директоры Наил Гыйләҗев, район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов үзләренең чыгышлары белән уенчыларга җиңүләр теләделәр. Чыннан да, барысы нык уйланып, җиренә җиткерелеп башкарылганлыктан, ярышлар бик матур шартларда узды. Килгән уенчылар,кунаклар көне буе үзара аралашып, үткәннәрне искә төшереп, тәмле ризыклар белән сыйланып, күләмле акчалата призлар алып оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп, киләсе очрашуларга кадәр дип кичен генә өйләренә юл тоттылар.

Җиңүчеләребезгә килсәк, менә алар - зурлар арасында Олег Иванов/Мари-Эль/, Ирек Сабиров/Әтнә/, Нурлан Хисмәтов/Кукмара/, ветераннар арасында Марсель Хәлилов/Арча/, Альберт Вәлиуллин/Биектау/, Мулланур Мусин/Саба/, балалар арасында Сәйдәш Камалов/Балтач/,Фәридә Ибраһимова/Мамадыш/,Зифа Корбанова/Балтач/, хатын-кызлар арасында Кукмарадан Диана Гарәфетдинова, Мамадыштан Алисә Хәмидуллина, Балтачтан Рамилә Шаһимәрданова.  Моннан тыш, Балтач уенчылары арасында аерым  нәтиҗә ясалып, призлы урыннарга Балтачтан Рафаэль Хазинуров, Смәелдән Илнур Гыйззәтуллин, Балтачтан Әмир Абдрахманов лаек булдылар. Иң яшь уенчылар булып Нормадан Раидә Мәрданова, Балтачтан Динар Закиров/икесенә дә 7 яшь/, иң өлкән уенчы булып Сабадан Хәмит Мөхтәсимов/78 яшь/  танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте призына узучы шахмат турниры