Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның яшь көрәшчеләренең уртак тырышлыгы зур җиңүләр белән бәяләнә (+бик күп фото)

2006-2007 елгы егетләр арасында "Ялкын" һәм 2008-2009 елгылар арасында традицион "Сабантуй" журналлары призына узган Татарстан Республикасы беренчелегендә яшүсмер егетләребез матур нәтиҗәләр белән сөендерделәр.

"Ялкын"журналы призына узган ярышларда үз үлчәү авырлыкларында Рәнис Зарипов беренче, Алмаз Камалов, Ислам Бурашов, Газинур Гарипов, Әлфис Галимов икенче урын яуладылар. Командабыз беренче урында.
"Сабантуй" газетасы призына узган ярышларда Кәрим Гарипов - беренче, Ислам Йосыпов - икенче, Аяз Хәйретдинов һәм Кәрим Фазылҗанов өченче лаеклы урыннар алдылар.Егетләребезнең уртак тырышлыгы - Балтач командасы өченче урында.
Бәйгеләрдә көрәшеп үскән, нык билле көрәшче егетләребезне күркәм уңышлары, дәрәҗәле җиңүләре белән котлыйм. Егетләрне ярышларга әзерләгән остазларына, әти-әниләренә олы рәхмәтемне җиткерәм. Уңышларыгыз дәвамлы булсын,егетләр!

Рөстәм Заһидуллин,

район яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге җитәкчесе

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев