«Хыял» үзәге хезмәткәрләре үзәк ял паркында «Нык гаилә» дип аталган уен үткәрделәр.
Гаилә... Әлеге сүзне ишетүгә күңел җылылыгы, шат йөзләр, әти белән әнинең назлы сүзләре, җылы кочагы күзалдына килә. Нәкъ тә менә гаилә бөтен булганда гына төрле авыр юллардан да чыгу өчен ныклы терәк бар икәнен беләсең.
Шушы кыйммәтләрне гаиләләрдә тагын бер кат барлау максатыннан «Хыял» үзәге хезмәткәрләре «Нык гаилә» дип аталган уен үткәрделәр. Дөрес, бу көнне паркта ял итүчеләр дә әлеге чарада үз көчләрен сынап карарга теләп, гаилә булмасалар да катнаш команда булып чыгыш ясадылар.
Ярышларда 4 команда катнашып, алар бердәм, көчле һәм җитез булуларын дәлилләделәр. Соңыннан барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә урыннар түбәндәгечә бирелде.
1нче урын - Галиевлар гаиләсе;
2нче урын - Нәбиевлар гаиләсе;
3нче урын - катнаш команда;
4нче урын - Гордеевлар гаиләсе.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев