Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Батальонъ» балтачлыларның хәрби әзерлеген күрсәтте (+фоторепортаж)

31 май көнне «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Сабантуй» ял паркында «Батальонъ» дип аталган хәрби-патриотик уеннар үткәрде.

Уенның сценарие буенча командалар урман эчендә урнашкан герой-шәһәрләр исеме белән бирелгән пунктлардагы каршылыкларны үтәргә тиеш иделәр. Әлеге чарага командаларның хәрби киемнән килүләре дә аерым бер төсмер биреп, җитдилек өстәде кебек. Уенда «Шифа» исеме астында район үзәк хастаханәсе коллективы һәм «Ватан» исеме астында «Таттелеком» коллективы катнашты. Аларга пәрәвез аша шуышып чыгу, танк муляжына граната ату, альпинист җиһазлары ярдәмендә чокырны (овраг) үтү, пневматик винтовкадан снайперларны юк итү, яраланган хәрби дустыңа беренче ярдәм күрсәтү, миналы кырны исән-сау үтеп чыгу кебек биремнәрне үтәргә кирәк булды.
Һәрбер команда бик әйбәт хәрби әзерлек күрсәтте. Шулай да җиңүчене билгеләргә дә кирәк иде һәм бу юлы бәхет «Ватан» командасына елмайды, «Шифа» командасы да икенче урынга лаек булуларын яхшы кәефләрен югалтмыйча кабул итте. Ә ахырдан командаларга истәлекле бүләкләр, һәм «Хыял»ның дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250