Беренче май эстафетасыннан фоторепортаж - II өлеш
Спорт

Беренче май эстафетасыннан фоторепортаж - II өлеш

«Сабантуй» ял паркында барлыгы 320 йөгерешче стартка басты. Барлыгы 50 команда тупланган иде, шуларныӊ 26сы оешма-предприятияләрдән, 17 команда урта мәктәпләрдән, 7 команда төп белем бирү мәктәпләреннән булды.

Кискен көрәштә җиӊүчеләр билгеләнде. Авыл җирлекләре, оешма-предприятияләр арасында җиӊүче булып Балтач гимназиясе танылды, икенче урында Смәел җирлеге командасы, өченчедә исә Сосна җирлегеннән тупланган команда булды. Төп мәктәпләр арасында беренче урында Сосна, икенчедә - Шеӊшеӊәр, өченче урынны Арбор мәктәбе яулады.  Урта мәктәпләр арасында һәр этап хәлиткеч иде. Әмма Балтач урта мәктәбе командасы беренче метрлардан ук алган лидерлыкны бирмәде, нәтиҗәдә алар беренче! Ә икенчедә Балтач гимназия командасы, өченче урында шулай Балтач урта мәктәбе командасыныӊ икенче составы булды. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев