Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Борнак авылында кабат хоккей ярышын гөрләттеләр

Борнак авылында хоккей ярышлары бу сезонда инде бишенче тапкыр узуы икән. Кечкенә генә авыл өчен бу бик зур сан.

Сезонны Данил Гыйләҗетдиновның мәрхүм булган сыйныфташлары истәлегенә үткәргән хоккей ярышлары башлап җибәрсә, аннан соң Пүскән, Борнак, Алан хоккейчылары очрашты, соңрак “Борнак” призына, җәмгыять ярдәме белән үткәрелгәннәре булды. Күптән түгел исә чираттагы ярышлар эшмәкәр Нәсыйховлар иганәчелеге белән узды. Ярышларда 4 команда катнашты, әмма Борнак яшьләре көчле, җитез булып чыкты, беренчелекне яулады. Игелекле иганәчеләр матди ярдәм генә күрсәтеп калмады, бу көнне алар тырышлыгы белән казаннарда пылаулар да пеште, самавырларда чәйләр дә кайнады. Шулай ук хоккей өчен җан аткан Илдус Низамиевның да тырышлыгы турында әйтми калырга ярамый. Шугалакны күзәтеп, ярышларны оештыру эшләрен башлап йөргән Илдуска авылдашлары бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей