Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйрәм иттек көн буе (+ бик күп фото)

Барлыгы 28 командадан 280 спортчы бәйгеләрдә көч сынашты.

ТАССР ның 100 еллыгы, Балтач районының 90 еллыгы, Республика көннәренә багышлап авыл хуҗалыгы оешмалары, оешма - предпритияләр арасында «БаLтасиада» Спартакиадасы уздырыды.

Ат ярышы белән башланган бәйрәм чаралары «БаLтасиада» уеннары белән дәвам итте. Эстафета, пляж волейболы һәм футболы, геройлар ярышы, гаилә эстафетасы, шахмат ярышлары белән беррәттән көрәш мизгелләрен дә күзәттек. Чын Сабантуен хәтерләтте әлеге бәйрәм. Теләгән кеше кайнар чәйдән, шашлыгыннан, баллы мамык һәм поп-корннан авыз итте.
 

Ир-егетләр арасында пляж волейболында беренчелекне “Якты юл” волейболчылары яулады. «Арча» җәмгыяте Балтач сөт май комбинаты егетләре – икенче, «Бөрбаш»лылар өченче булды.

Хатын-кызлар арасында пляж волейболында “Игенче” җәмгыяте – беренче, «Якты юл» кызлары – икенче, «Яңа тормыш»  волейболчылары өченче призлы урын яулады.

Гаилә эстафетасында беренче урынга Тукай исмендәге җәмгыятьтән Вафиннар гаиләсе лаек дип табылды. Мулюковлар гаиләсе  («Сорнай») – икенче, Нигъматуллиннар гаиләсе  («Сосна») өченче булды.

Җиңел атлетика эстафетасында Балтач гимназиясе егет-кызларына тиңнәр булмады. 2 урында –«Сосна» җәмгыяте спортчылары, 3 урынга – «Труд»лылар лаек булды.

Шахмат ярышында  Илнур Мәрдәнов («Труд») җиңү яулады. Смәелдән Илнур Гыйззәтуллин  белән Тимирязев исемендәге җәмгыять данын яклаучы  Ландыш Гарифуллина  икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Канат тартуда мәгариф идарәсе командасы беренче булды. 2 урында – спорт мәктәбе, 3 урында – мәдәният бүлеге егет-кызлары калды.

Зачеттан тыш пляж футболы һәм геройлар ярышы да уздырылды.

Пляж футболыда  Салавычның  «Спартак»   командасы җиңү яулады. 2 урында – «Карадуган»  (Карадуган), 3 урында –   «АЯКС» (Сосна) командасы.

Геройлар ярышында «Алга» җәмгыяте беренчелекне яулады,  спорт мәктәбе егет-кызлары – икенче,  Кече Лызи авыл җирлеге спортчылары өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев