Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгыга баскан кеше җиңүче

Үзешчән сәнгать артистлары чыгышы, «Кар батыр – 2019» ярышы һәм коймак белән чәй эчү дә оештырылды.

Узган ялларда “Сабантуй” ял паркы янындагы чаңгы трассасында «Татарстан чаңгы юллары-2019» массакүләм чаңгы ярышларында барлыгы 5784 райондашыбыз катнашты. Шуларның 4819ы мәктәп-бакча балалары, 826сы хезмәткәрләр, 27се шәхси эшмәкәрләр, 112се җитәкчеләр.

45 яшькә кадәрге ир-ат җитәкчеләр:

1 урын – Илһам Гайнетдинов (башкарма комитет);

2 урын –Марат Исмәгыйлев (спорт мәктәбе);

3 урын –Айрат Закиров (БТИ).

45 яшьтән олырак ир-ат җитәкчеләр:

1 урын –Николай Колоколов (“Дуслык”);

2 урын – Равил Хәкимуллин (“Энергосбыт”);

3 урын – Рафил Салихҗанов (Шеңшеңәр авыл советы).

40 яшькә кадәрге хатын-кыз җитәкчеләр:

1 урын –Алсу Камалиева (юридик бүлек);

2 урын –Алия Галиева (оештыру бүлеге);

3 урын –Гөлназ Шакирова (“Госалкогольинспекция”).

40 яшьтән югары хатын-кыз җитәкчеләр:

1 урын – Гөлчәчәк Гыйләҗева (Балтач мәктәбе);

2 урын –Рузилә Ильясова (архив бүлеге);

3 урын –Рәзинә Сәләхетдинова (мәдәният бүлеге).

Ир-атлар арасында:

1 урын – Роман Никитин (Чепья);

2 урын – Сергей Григорьев (Кече Лызи);

3 урын – Станислав Григорьев (Кече Лызи).

Хатын-кызлар арасында:

1 урын – Алсу Нигъмәтҗанова (Шеңшеңәр);

2 урын – Алина Иванова (Чепья);

3 урын –Алина Космодемьянская (Шеңшеңәр).

«Кар батыр – 2019» ярышы җиңүчеләре:

1 урын – Венер Шиһабетдинов (Шубан);

2 урын – Рамил Ибраһимов (Субаш);

3 урын – Геннадий Прокопьев (Урта Көшкәт).

Ярышларда катнашучылар көч, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдылар. Шулай ук районның үзешчән сәнгать артистлары чыгышы, «Кар батыр – 2019» ярышы һәм коймак белән чәй эчү дә оештырылды. Бәйгедә имгәнүчеләр булмады, монысы аеруча мөһим. Ярышта райондашларыбыз актив катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, чаңгыга баскан һәр кеше бу көнне җиңүче булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы