Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирек гасырлы тарих... (+фоторепортаж)

Тимирязев исемендәге җәмгыять призына узучы ярышларның әнә шул кадәрле тарихы барлыкка килгән. Әлеге ярышның җиңүчеләре белән танышыйк...

Әйе, ни арада шул кадәр гомер узган... Тимирязев исемендәге җәмгыять призына узучы ярышларның әнә шул кадәрле тарихы барлыкка килгән. Чыннан да, нормалыларга юбилей ярышларын уздырырга алынганда, күп тир түгәргә туры килде. Берәүләр тарих барлады, икенчеләре ярышны ничек тә матур уздыру турында хыялланды, өченчеләре призлар юнәтү артыннан йөгерде.

Матур әзерләнгәннәр, йөгерүләре бушка китмәгән. Чын мәгьнәсендә “шоу” ясадылар, алар. “Балтач” спорткомплексы 12 ноябрь көнне караңгы төнгә кадәр шау килеп торды. Район мәдәният үзәгенең Эрик Васенкин җитәкчелегендәге балалар бию ансамбле чыгышыннан соң, ярышларны тантаналы төстә ачу башланды.

Ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Сәйдәш Исрафилов сүз алып, барлык кунакларны шушы олы бәйге белән котлап, үз янына моннан 27 ел элек шушы ярышларны башлап җибәреп, шушы көнгә кадәр ярышларны уздыруда хезмәт куючы Наил Мәрдановны, Нурзада Сәмигуллинны җәмгыятьнең Рәхмәт хаты һәм танылган шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинның әле генә табадан төшкән “Кариле-Кара иле” китабы белән /Сәйдәш Мәгьсүм улы үзе дә шушы бүләкләргә лаек булды.Н.С./, Наил Гарифуллинны, Фәнис Шәриповны, 1990 елда узган беренче ярышта призлы урыннарны яулаган егетләрне, бүгенге көндә алар традициясен дәвам итүче яшь буын вәкиле Әдел Фазылҗановны бүләкләде.

Аннан сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров шушы ярышларның дәвамчысы Булат Исрафиловка район башлыгының Мактау таныклыгын тапшырды. ГТОның алтын билгеләрен спорт мәктәбе директоры Эмиль Гариповның, танылган көрәш остасы -тренер Ринат Хәйретдиновның күкрәгенә беркетте.

Әйткәнемчә, сюрпризларга бай булды, ярыш. Шушында ук, ярышлар башланганчы җирле үзидарә җитәкчеләре кул көрәштерсә, җәмгыять җитәкчеләре таяк тартуда үз көчләрен сынадылар. Призлы урыннарны яулаган Гатауллин Тимур, Салихҗанов Рафил, Мухин Сергей, Исрафилов Булат/Тимирязев исем.җәмг./, Рамил Мөхәммәтгалиев/Тукай исем.җәмг./Хәйруллин Фердинандлар да/”Кызыл юл”/бүләксез калмады. Бәйгегә тамашачы җыю ысулын да тапканнар, нормалылар. Тамашачылар үз урындык асларыннан “приз” дигән язуларны эзләделәр. Алары да озак көттермәде,үз хуҗаларын таптылар.Салавычтан Әлфис Гыйләҗетдинов, Балтачтан Байрон Рәхмәтуллин, Нормадан Рамил Зәйнетдинов 1 центнер ашлык белән бүләкләнделәр. Акчалата бүләкләрне дә хуҗалар агачтан махсус ясалган “шкатулка”ларга салып бирделәр. Менә бит нинди хикмәтле булды юбилей ярышлары.

Ә инде көрәшебезгә килсәк, шушындый җитәкчеләребез аркасында көрәшебез елдан-ел камилләшә бара. Быелгы ярышларга да 19 төбәктән 103 көрәшче килеп, үз араларында Татарстан Чемпионатына бару өчен иң көчлеләрне барладылар. Һәтта, элекке көрәшчебез Наил Садыйков та иң зур үлчәү авырлыгында яшьләр белән бил алышып, күптән инде онытылып барган көрәш алымнарын чарлады.

Үсеп килүче буын вәкилләренең дә – Самат Мөҗипов /әтисе Разил беренче ярышларның чемпионы булган кеше.Н.С./, Дилүс Нуриев, Ислам Галимов, Илназ Минмуллин, Булат Вафин, Дилүс Сабиров, Илдан Әхмәтхановларның көрәшен карап та, киләчәгебез өчен сөенеп утырдык.100 килограмм үлчәү авырлыгында моңарчы күрелмәгән хәл кабатланды, 23 көрәшче бил алышты.

Бу үлчәүдә безне үзенең осталыгы белән Яңгулдан Руслан Рәфыйков аеруча сокландырды. Ә инде команда беренчелеге өчен барган көрәшне әйтеп торасы да юк. Һәркемнең җәмгыять куйган тәкәгә хуҗа буласы килде.Барыбер, яңгуллыларга тиңнәр табылмады. Тәкәне дә, күчмә Кубокны да, юбилей хөрмәтенә эшләнгән махсус Кубокны да алар алып китте. Икенче урынга “Арбор”, өченчегә Тукай исемендәге җәмгыять көрәшчеләре лаек булды.Башлангыч чорларда беренчелекне гел үзләрендә тоткан келәм хуҗаларына дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.


Инде, тарихка кереп калачак, җиңүчеләребез белән таныш булыйк.

60 кг. 1. Самат Мөҗипов/Норма/. 2. Ислам Галимов/Арбор/ 3. Дилүс Нуриев/Норма/.

65 кг. 1. Илназ Минмуллин/Арбор/. 2. Илдан Әхмәтханов/Яңгул/ 3. Дамир Ишморатов/Салавыч/.

70 кг. 1.Нурфат Шәфигуллин/Субаш/ 2. Ирек Әхмәтханов/Яңгул/ 3. Рафаэль Вафин/Норма/.

75 кг. 1. Илнар Муллахмәтов/Яңгул/ 2. Айдар Галиев/Норма/ 3. Ранил Камалов/Сосна/

85 кг. 1. Салават Әсхәдуллин/Арбор/ 2. Айрат Хәйруллин/Яңгул/ 3. Рамил Зәйнетдинов/Норма/.

100 кг. 1. Руслан Рәфыйков/Яңгул/ 2. Булат Вафин/Чутай/ 3. Рамил Гыльфанов/Субаш/.

100+ кг. 1. Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/ 2 .Наил Садыйков/Яңгул/ 3. Дилүс Сабиров/Салавыч/.
 

Нурзада Сәмигуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш