Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чит төбәкләрдә дә таныта көрәшчеләребез Балтачны

Смәел мәктәбеннән Илгизәр Габделганиев 70 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылса, шушы ук мәктәптән Фирдүс Галимуллин ...

Киров өлкәсенең Нокьрат Аланы шәһәрендә татар көрәше буенча регионара ярышлар булып узды. Соңгы вакытта алар белән тыгыз элемтәдә  булганлыктан, ярышларга без дә чакыру алдык.

Районыбывзның теләге булган егетләребез ярышка барып бил алышып матур гына күрсәткечләр белән кайттылар. Шәһәрнең «Электрон» берләшмәсе спорткомплексында узган ярышлар дустанә мөгамәләдә узды.

Смәел мәктәбеннән Илгизәр Габделганиев 70 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылса, шушы ук мәктәптән Фирдүс Галимуллин /65 кг/ өченче, Яңгул мәктәбеннән Руфил Хәбибукллин /60 кг/ икенче призлы урынны яуладылар. Менә тагын егетләребез чит төбәктә дә танылу алдылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш