Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дүрт батыр тәрбияләүче көрәш батыры. Кем ул?

Республикабызда бөтен авыллары белән көрәшче булган төбәкләр әлләни күп түгел. Шундыйлар рәтенә Балтачның Бөрбаш, Яшел Үзән районының Карауҗа, Саба районының Олы Шыңар, Актаныш районының Әлем, Мамадыш районының Түбән Ушма, Арча районының Наласа авылларын кертергә мөмкин.

Республикабызда бөтен авыллары белән көрәшче булган төбәкләр әлләни күп түгел. Шундыйлар рәтенә Балтачның Борбаш, Яшел Үзән районының Карауҗа, Саба районының Олы Шыңар, Актаныш районының Әлем, Мамадыш районының Түбән Ушма, Чүпрәле районының Кече Чынлы, Арча районының Наласа, Теләче районының Олы Мишә авылларын кертергә мөмкин. Балтач районының Янгул авылыннан да дистәгә якын спорт остасы үсеп чыккан. Марат Әхмәдиев, Ильяс Фатыйхов, бертуган Габделфәрт, Илдар, Илһам Рәфыйковлар, Дамир Сафиуллин, Равил Шәфигуллин, Наил Садыйков, Нәкыйп Мөхәммәтгалиев, Ранил Габдрахманов...
Иң әүвәле үз авылыңдагы менә шушындый осталар арасында, аннан соң инде районда (шул ук Бөрбаш, Балтач, Арбор, Сосна кебек зур авыллардан җыелганнарны отып), ахыр килеп республикада җиңәр өчен никадәр тырышлык, үҗәтлек, көч кирәклеген язмабыз герое Илдар Рәфыйков үзе генә беләдер.
Безнең хәзерге көрәшчеләрнең күбесенең заманында бабалары, әтиләре бил алышкан, ягъни көрәшче каны, бил алышу дәрте нәселләреннән килә. Дөресен генә әйткәндә, Илдар бу яктан әлләни мактана алмый. Дөрес, әтисе Габделбәрнең энесе Корбангали оста көрәшче булган, әмма бусы инде, кем әйтмешли, башка кыйсса.
Янгул авылында алда саналган көрәшчеләрне кеше итүче, зур келәмнәргә чыгаручы шәхес – биредәге мәктәптә физкультура укытучысы Газизҗан Газыймов.
Үзе дә бик күп сабантуйларда мәйдан тоткан, соңрак Татарстанның атказанган тренеры исеменә лаек булачак остаз көрәш түгәрәгенә килгән бер генә малайны да куып җибәрми, чөнки белә: тора-бара үзләре үк “коелачаклар”. Ә калганнарыннан инде Илдар кебек республиканы шаулатачак батырлар чыгачак.

Атлас Гафиятов,

"Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X