Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Факел” клубында шашка ярышлары (+фото)

“Факел” яшүсмерләр клубында мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында шашка ярышлары узды.

Ярышка Арчаның шашка һәм шахмат тренеры Галиуллин Сөләйман Вагизович махсус кунак буларак килгән иде. Ул районыбыздагы “Фикердәш” клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева белән берлектә чараны ачып җибәрде һәм катнашучыларның уенын гадел рәвештә хөкем итте.

Егетләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1 урын – Хәйруллин Рамазан

2 урын –Гайнетдинов Илсаф

3 урын – Хәбибуллин Данил

Кызлар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

1 урын – Галиева Рузия

2 урын –Гозәерова Ясминә

3 урын – Николаева Азалия

"Балтач нуры" мәчете имамы Илгиз хәзрәт һәм аның хезмәттәшләре әзерләгән күчтәнәчләр белән катнашучылар тәмләп чәй эчте. Чарадан һәркем бүләк белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев