Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гекдениз Карадениз Казаннан гаиләсе белән күченеп китте

Командада уйнаганда 52 туп һәм 57 туп кертү өчен пас биргән төрек уенчысы күпләр өчен бик якын иде.

Футболчы 2008-2018 елларда Казан «Рубин»ы өчен чыгыш ясады, анын составында ике тапкыр Россия чемпионы булды, Россия Кубогы һәм ике тапкыр Россия Суперкубогын отты. Карадениз яңа «Казан-арена» кырында «Рубин»ның беренче голын кертте. Командада уйнаганда 52 туп һәм 57 туп кертү өчен пас биргән төрек уенчысы күпләр өчен бик якын иде. Ул гаиләсе белән Казанда йорт сатып алып яшәде, балалары шәһәр мәктәбендә белем алды.

Футболчы Казан – Арча юлында урнашкан Калинино авылы янында матур, шәрыкчәгә тартым мәчет салдыра башлаган иде. Бугенге вакытта мәчет бинасының стеналары өелеп беткән, түбәсе ябылган, манараларын кую өчен әзерлек эшләре бара. Кызганыч, Гекдениз Карадениз бу изге гамәлен ахырына кадәр җиткерә алмады. Футболист тренерлык лицензиясе алырга укыса да, нигәдер «Рубин» клубында бу эшкә тартылмады. Ничек кенә булмасын, күп кенә футбол яратучыларга бәхетле мизгелләр бүләк иткән, чандыр гына, кара-кучкыл бу төрек егетенә рәхмәт әйтик, алдагы тормышында уңышлар телик.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол