Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү көнен җиңеп каршыладык (+фото)

Тагын бер кат шаккатырдылар нык беләклеләребез, ут күршеләребез булган, кукмаралыларны. Үткән ялларда Кукмара шәһәренең “ Ялкын” спорткомплексында узган районның ачык турнирында кул көрәштереп, тренерлар бертуган Рамил,Ранил Сафиуллиннар, Фагыйль Гайнетдинов шәкертләре үзләренә тиңнәр булмавын тагын бер кат расладылар, диясе килә.

Яңгулдан Рамил Сабиров/+70 кг/, Александр Свиридов/55 кг/, Айнур Әсхадуллин/45 кг/, Ландыш Әскарова /35 кг/, Чепьядан Кирилл Васильев/60 кг/ турнирның чемпионы булсалар, Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова/45 кг/, Айнур Галимуллин/60 кг/, Руфия Габделхакова/50 кг/, Альфир Баһаветдинов /70 кг/, Субаштан Гөлүзә Зәкиева/+50 кг/, Вилдан Николаев/45 кг/, Арбордан Рәмзия Гаязетдинова/50 кг/ - икенче, Субаштан Индира Николаева/+50 кг/, Энҗе Гайнетдинова /45 кг/, Яңгулдан Азалия Гарифуллина/35 кг/ өченче призлы урыннарны яуладылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев