Хезмәт

Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады

Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.

Әлеге ярышларга һәр ел ут күршеләребез дә килә, менә быел да Кукмара, Арча, Теләче, Лаеш районы командалары балтачлыларга каршы көч сынашты. Тик шулай да кем хуҗа икәнен ярыш барышында безнекеләр ачык күрсәтте.

Элек әлеге спорт төрен-дә егетләрне генә күрергә туры килсә, соңгы елларда кызлар да картингны үз итә башлады. Укучылар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр. Тик шулай да трассада яшь картчыларны төрле хәлләр көтә. Машина старттан ук кабынмый я ярты юлда сүнеп кала, беренчелеккә чыгам дигәндә генә машина читкә чыгып китә һәм башкалар... Болар бар да егетләрнең һәм кызларның күңелен төшерә, әлбәттә, тик шулай да ярышның иң кызыклы мизгелләре дә булып торалар. Җиңелүчеләрнең күзләрендә яшь булса, җиңүчеләр котлаулар кабул итәләр. Ярыш барышында һәркем җиңәргә көчле теләк белдерсә дә, яшь спортчыларның бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып торуы, бер-берләре өчен җан атулары сөендерә. Узган елгы ярышларда җиңү тәмен татый алмаган, ләкин быел үз дигәннәренә ирешкән егет һәм кызлар белән танышып үтик.

«Хонда-200» маркалы машинада Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге командасыннан Ислам Муллагалиев - икенче, Айназ Закиров өченче урынны яуладылар.

«Хонда-200»дә Балтач ДОСААФыннан Диләрә Гарифуллина җиңүче булып танылды, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Карина Вәлиева икенче урынга лаек булды. «Хонда-270» маркасында Балтач ДОСААФы егетләре Дилшат Әминов - икенче, Вәлиәхмәт Хәкимов өченче булдылар.

Реклама

«Стриж» да Балтач ДОСААФыннан Данияр Гарифуллин алтын медальне алды. «125» (Минск) машинасы белән Балтач ДОСААФыннан Ислам Хәйруллин җиңү яулады, Азат Мөхәммәтҗанов өченче урынга лаек булды.

Урыннар билгеле, дулкынландыргыч мизгел - бүләкләү вакыты җитә. Егет-кызларны исем-фами-лияләп дәшә торалар, канатланган укучылар үз бүләкләренә атлап түгел, йөгереп чыгалар, ә аларны сөендерүчеләр — ул «Кызыл юл» хуҗалыгы һәм Зур Зум командасы. Бу мизгелләрдә бигрәк тә Балтачтан Әлфия һәм Руслан Гарифуллиннар гаиләсендә әйтеп бетергесез зур сөенеч иде, чөнки әлеге күркәм гаиләнең кызлары да, уллары да беренчелекне яулады.

Ярыш вакытында балтачлылар кем хуҗа икәнен күрсәттеләр дигән идем бит, гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач ДОСААФы командасы җиңүче булып танылды, икенче урында Теләче ДОСААФы, өченчедә Балтачның мәктәптән тыш эшләр бүлеге командасы. Җиңүчеләр райондашыбыз Ильмир Мөэминов ясаган оригиналь кубоклар белән бүләкләнделәр.

Ярышларны оештыруда зур көч куйган район ЮХИДИ бүле-генә, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлегенә, Балтач ДОСААФына зур рәхмәтләр ирештерәсе килә. Картинг спорт төрен тагын да популярлаштыруда, балаларны аңа тартып кына калмыйча, республика күләмендә дә уңышлы чыгыш ясарга өйрәтүче тренерлар Фәнис Хәйруллин һәм Рамил Кадыйровка киләчәктә ныклы сәламәтлек,  эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: