Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Илнарга әле 20 яшь кенә, менә дигән көрәшче булу өчен бар мөмкинлекләре бар»

Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә көрәш буенча «Идел буе шәһәрләре турниры» узды. Балтач егете Илнар Муллахмәтов исә биредә барлык көндәшләрен дә чистага отты

Быел әлеге бәйге 17нче тапкыр оештырылды. Әлеге турнир илнең спорт министрлыгы календаренә мастерлык турниры буларак кертелгән. Татарстан җыелма командасы составында, безнең якташыбыз, Борнак авыл егете Илнар Мулләхматов та катнашып алтын медаль белән кайтты. Ярышлардан кайткач, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин да безнең өчен традицион күзәтү-шәрехләү сады. Аның сүзләренә караганда, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган һәм моның өчен Ульян өлкәсендә көрәш дип армый-талмый хезмәт иткән Фәнис Җаббаровка рәхмәт әйтергә кирәк. Татарстан җыелма командасына килгәндә, безнекеләрнең 12 көрәшчесе бу юлы 8 — алтын, ике — көмеш һәм бер бронза медаль яулаган. 17-18 яшьлек егетләр дә, олылар да дүртәр алтынга ия булган. Чагыштыру өчен, узган ел яшьләребез 1 алтын медаль белән канәгатьләнгән иде.
Балтач егете Илнар Муллахмәтов исә биредә барлык көндәшләрен дә чистага отты. «Илнарга әле 20 яшь кенә, менә дигән көрәшче булу өчен бар мөмкинлекләре бар», ди бу егет турында Р. Хәйруллин. Шулай итеп, быел безнекеләр, алтын медальләрне узган ел белән чагыштырганда икегә арттырып, бу бәйгедә әлегә иң яхшы күрсәткечкә ия булдылар. Командалар беренчелегендә нәтиҗәләр ясалса, Татарстан анда да зур өстенлек белән беренче булыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш