Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүләргә бай бәйге булды

Булдырды, ичмасам, салавычлылар!

Авылдашлары Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә Салавычта икенче мәртәбә оештырылган ярышларның үз югарылыгында узуы бер шатлык булса, шушы бәйгедә Салавыч егетләренең моңарчы күрелмәгән җиңүләр яулавы икенче зур шатлык булды. Булдырды, ичмасам, салавычлылар! Команда беренчелегендә районыбызда иң көчлеләрдән саналган Смәел егетләреннән генә калышып, аларның икенче призлы урында булулары бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Чепья командасының өченче урынга калуы да аларның тырышып көрәшү нәтиҗәсендә булды. Бу урынга җиткәч, Салавыч егетләренең остазлары Алмаз Рәшит улы Галиев турында аерым язмасам һич дөрес булмас. Тырыша да, эзләнә дә остаз. Аның хезмәте нәтиҗәсендә соңгы вакытта Салавыч егетләре көрәш мәйданында яңача балкый башладылар. Менә бу бәйгегәдә дә Алмаз Галиев район нигезләмәсенә үзгәрешләрен кертүне сорап, 30 килограммга кадәр булган «бәләкәчләр» өчен үзе аерым бүләкләр алып, аларны келәмгә чыгарды. Кечкенәләрнең көрәшләрен карап утыру безнең өчен дә күңелле мизгелләр булды. Әй, ничек күңел биреп көрәшәләр сабыйлар. Көрәшче каны барыбер келәмгә тарта, Яңгулдан «хәтәр батыр» Дамир Сафиуллинның (урыны оҗмахта булсын) оныгы Әмирхан да бакча яшендә булуына карамас-тан, келәмгә чыгып беренче чирканчыгын алды. Алган бүләкләренә дә сөенеп туя алмады ул. Алай гына да түгел, Алмаз үзенең зур шәхси бүләген куеп, абсолют батыр өчен көрәш оештырып, бәйгебезне тагын да матурлап җибәрде. Аллаһның рәхмәте белән, анысына да үзенең шәкерте Айзат Апанов лаек булды. Менә бит, нинди горурлык! Димәк, танылган көрәшчеләр династиясенең тагын бер ышанычлы дәвамчысы үсеп килә. Аерым үлчәү авырлыкларында Салавычтан 7 көрәшченең призлы урын яулавы — үзе бер зур күрсәткеч булды. Ярыш шушындый югарылыкта узсын өчен салавычлылар үзләре дә нык тырыштылар. Бәйгедә барлык катнашучыларны 2 мәртәбә бушлай тук-ландыруны үз өстенә алган «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллинга, тәмле ризыклар әзерләгән Рәсүлә Сабирова җитәкчелегендәге пешекчеләргә, барлык оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алган җирле үзидарә башлыгы Рәсим Латыйповка аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мәрхүмнең уллары — Илназ, Искәндәр, Ильясларның матди ярдәме белән 1-4 урынны яулаган батырларыбыз күләмле акчалата бүләкләр, матур медальләргә лаек булдылар. Мәрхүмнең абыйсы — район башлыгы Рамил Нотфуллин, бу бәйгедә бил алышкан Салавыч малайларын аерым бүләкләп чыкты. Аларга тагын үз бүләкләре белән туганнары Алмаз, Марсель Йосыповлар, район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов, Балтачтан Фагыйль Шәфигуллиннар өстәлде. Менә шундый, сый-хөрмәткә дә, бүләкләргә дә бай бәйге булды бу.

Инде 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында җиңүче булганнар белән танышып узыйк: 30 кг. авырлыкка кадәр — Нурсан Сәйфелганиев, Азат Галиев, Илдан Мәхмүтов (өчесе дә Салавычтан), Әмирхан Сафиуллин (Яңгул). 36 кг. авырлыкта — Аяз Фәйзрахманов (Арча), Рүзәл Галимуллин (Смәел), Гадел Хөсәенов, Рүзәл Камалов (икесе дә Бөрбаштан). 45 кг. да — Илназ Гарифуллин (Нөнәгәр), Билал Галимуллин (Бөрбаш), Ислам Галиев (Балтач), Әдел Морадыймов (Бөрбаш). 55 кг. да — Фәһим Мөхәммәдиев(Смәел), Кәрим Фазылҗанов (Норма), Айнур Рәхимов (Чепья), Әхәт Әскаров(Арбор). 65 кг. да — Кәрим Гарипов (Арбор), Алмаз Камалов (Нөнәгәр), Сәйдәш Мостафин (Арбор), Ислам Хәмидуллин (Кукмара). 70 кг. да — Айзат Апанов (Салавыч), Данил Емелин (Смәел), Айназ Низаметдинов (Салавыч), Нурсил Шаһиәхмәтов (Смәел). 75 кг. да — Әмир Миннегалиев, Инсаф Нәбиев (икесе дә Смәелдән), Риназ һәм Рияз Заһидуллиннар (икесе дә Салавычтан). 80 кг. да — Азат Гыйльметдинов (Смәел), Сөләйман Галимуллин (Балтач), Данияр Хәкимов (Салавыч). 85 кг. да — Алмаз Шәрифуллин (Смәел), Илдан Хәйруллин, Илшат Булатов (икесе дә Карадуганнан). Югары үлчәүдә — Равшан Галиев (Шеңшеңәр), Әмир Йосыпов (Нөнәгәр), Тимур Әхмәтханов (Карадуган), Илья Алексеев (Кече Лызи).

Тиздән районыбызда тагын бер истәлекле бәйге узачак. Барлык спорт сөючеләребезне 2 мартта Бөрбаш җирлегендә РСФСРның спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә ярышларда көтеп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин,
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш