Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Искә алдык - Алмазны...

Баштарак «Юлдаш» җәмгыяте призларына дип узган, аннан бу ярышларны оештырып, районыбызның йөзләгән баласын сөендергән, Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә уздырырга дип карар кылдык

Баштарак «Юлдаш» җәмгыяте призларына дип узган, аннан бу ярышларны оештырып, районыбызның йөзләгән баласын сөендергән, Алмаз Рәшит улы Нотфуллинны рәхимсез үлем арабыздан алып киткәч, районыбызның көрәш федерациясе бу ярышларны аның истәлегенә уздырырга дип карар кылган иде. Шулай итеп, менә өченче  ярышыбыз да үз югарылыгында узып китте.    

Бар да сценариядәгечә барып чыкты. Ярышларыбызны ачарга килгән олы кунакларыбыз-район башкармва комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район спорт “министры” Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидулин, районыбыз легендасы РСФСР ның спорт остасы Фәрит Әхмәдиевларның истәлекләре белән уртаклашып , ярышларны ачарга хәер-фатихаларын биргәннән соң, яшь көрәшчеләребезгә Балтач гимназиясе үзешчәннәре көне буена җитәрлек рухи азык та өстәделәр. Ярышларны көне буе тамаша кылган мәрхүмнең уллары Искәндәр белән Ильясның да йөзләреннән әтиләре белән горурлану  чаткылары сирпеп торды. Бик куңелләре булды , аларның ярышларны оештыручыларга. Ә менә мәрхүмнең бертуганы, районыбыз башлыгы Рамил Рәшит улының килеп , “абсолют” батырга зур суммалы приз куюы, ярышларыбызның азагына көчкә нокта куйдырды. Соңгы 6  үлчәүдә батыр калган егетләрнең көрәше залны гомер булмаган алкышларга күмде. Җиңүче  кем булды, дисезме?  Узеннән  бик купкә авыр булган баһадирларны сыртларына салган- 65 килограммм үлчәү авырлыгында чемпион калган Смәел егете Илгизәр Галимуллин ул. Менә бит-бу җиңү хәтта тренеры Альберт  Алимас улының күңеленә дә кереп карамагандыр әле. Чыннан да, бу егетебезнең спорт “арсеналы” ярыштан –ярышка артып бара. Әле бер көнне, очрашкан вакытта Смәел авыл җирлеге башлыгы  Рифнур Йосыпов та бу егетнең җиңүләре  белән горурлануын яшермәде. “Шаккатып карап утырдым әле  Илгизәрнең яулаган бүләкләрен, кыска гына вакыт эчендә рәттән ничә җиңү яулаган”,-дип сокланды ул егетебезнең җиңүләренә.  Күчмә Кубокның Яңгулдан Нормага китүе дә көтелмәгәнрәк хәл булды, бугай. Икенче урынга Чепья егетләре лаек булса, яңгуллылар бу юлы өченче урын белән канәгатьләнделәр.

Инде аерым үлчәү авырлыгында җиңүчеләбез белән танышырга вакыт җитте. Менә алар -2001-20 02 елларда туган   89 көрәшче  арасында җиңү яулаучылар.

40 кг.га кадәр – 1.Ленар Әүхәдиев 2.Әлфис Галимов /икесе дә Бөрбаштан/ 3.Ильяс Йосыпов/Чепья/.

45 кг. – 1. Нияз Әскәров /Чепья/ 2.Рәнис Зарипов /Балтач гимназиясе/ 3. Никита Михайлов /Куныр/.

50 кг. – 1.Булат Яруллин 2.Хәсән Әсхәдуллин /икесе дә Яңгулдан/ 3.Фирдүс Зәкиуллин /Смәел/.

55 кг. – 1.Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/ 2.Кәрим Ногманов /Чепья/ 3.Кәрим Зәйнуллин /Норма.

60 кг. – 1.Фәнис Нигамадянов /Яңгул/ 2.Әдел Фазылҗанов /Норма/ 3.Аяз Зиннәтуллин /Смәел/.

65 кг. – 1.Илгизәр Галимуллин /Смәел/ 2.Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/ 3.Рүзәл Саттаров /Куныр/.

70 кг. – 1.Ильмир Гыйльфанов /Чепья/ 2.Эдуард Петухов /Куныр/ 3.Илназ Мөхәммәтгалиев /Чепья/.

75 кг. – 1.Рөстәм Сираҗиев 2.Раниф Камалов /икесе дә Чепьядан/ 3.Илдан Әшрәфҗанов /Норма/.

80 кг. – 1.Ранил Бариев /Норма/ 2.Ранил Әшрәпов /Яңгул/ 3.Афзал Галиев /Норма/.

85 кг. – 1.Ранил Габнасыйров /Норма/ 2.Рамир Идиятуллин /Салавыч/ 

Авыр үлчәүдә – 1.Инсаф Шәрифҗанов /Норма/ 2.Дмитрий Никифоров /Кече Лызи/ бу үлчәүләрдә икешәр  генә көрәшче иде. /Н.С./

Киләсе очрашуыбыз – Яңгул җирлегендә. Биредә танылган көрәшче  Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә узучы ярышларга көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш